10.08.2013 - Авыл тормышы

Тырышлык кына җитми, уңайлы шартлар да кирәк

Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләренә якын гына урнашкан Илчембәт авылы биләмәсендә кече эшкуарлык яхшы үсеш алган. Монда күпләр яшелчә үстерү, шулай ук базарда ит, сөт сату белән уңышлы шөгыльләнә.

— Соңгы вакытта кошчылыкка игътибар көчәйде, — ди авыл хакимияте башлыгы Фәвзир Тимербулатов. — Токымлы казлар үрчетүне, инкубаторда бәбкәләр чыгарып сатуны кайбер хуҗа­лык­лар, хосусый эшкуарлар кә­сепкә әйләндерде. Хәзер бездәге эш тәҗрибәсен  читтән килеп тә өйрә­нәләр.

Илчембәттә Илүсә Саттарова һәм Радик Фәрхетдиновларның шәхси каз фермасында булдык. Уңган хуҗабикә авылның танылган фермеры, заманында иң беренчеләрдән булып җирдә эшләүгә тотынган Рафаэль Миң­нур улының кызы булып чыкты. Күренүенчә, хәзер инде эшкуарлык белән аның балалары да уңышлы шөгыльләнә.

— Моннан 10 ел элек шәһәр егете Радик белән гаилә кордык, — ди Илүсә. — Башта Туймазыда яшәдек, аннары Илчембәт­тә йорт сатып алдык.

Мин Рафаэль Саттаровның авыл янындагы 10 гектар җирдә яшелчә үстергәнен, базар ихтыя­җын исәпкә алып, кәбестәне зуррак мәйданда утыртканын беләм. Ә аның кызы Илүсә ни өчен кошчылык белән мавыга башлаган, бу эштә күзгә күренерлек нәти­җәләргә ничек ирешкән?

— Иптәшемнең тәкъдиме белән бу эшкә тотындык, — ди ул. — Тәвәккәлләп, көзен бер көтү ана каз сатып алдык. Кышлатып чыгарганнан соң алар йомырка сала башлады. Япрык авылында фермер Флүр Төхвәт­шин­ның инкубаторы бар иде. Аның белән килешеп, бәбкәләр­не шунда чыгардык. Бәбкәләрне теләп алдылар, чөнки халык казны күпләп үрчетә. Кулга акча керә башлагач, үзебезгә дә бу эш ошап китте. Благовар кошчылык фабрикасыннан 2,5 мең йомырка алып кайттык. “Линда” токымлы ата казларның авырлыгы 7-8 килограммга  җитә. Халык бит токымлы бәбкәләр сатып алырга тели. Без шул елны ихатабызда 1700 баш каз үстердек. Көзен зурракларын саттык, ә кышкылыкка исә 870 баш калдырдык.

2011 елда иптәшем Интернет аша эзләнеп, зур инкубатор тапты. Новосибирск өлкә­сен­дәге элекке токымчылык ху­җалы­гының мөлкәтен сатарга булганнар икән. Сүтелгән инкубаторны декабрь аенда барып алып кайттык. Бездәге элекке “Илчембәт” совхозының күп биналары шәхси милекчеләр кулына күчкән иде. Хуҗасын табып, аның белән озайлы вакытка аренда килешүе төзедек. Инкубаторны иптәшем үзе җыйды. Аны эшкә кушканнан соң кәсе­бебезне бермә-бер киңәйттек. Чөнки бер салганда зур инкубаторга 7 мең йомырка сыя. Былтыр без 12 мең каз бәбкәсе чыгардык. Моннан тыш, үзебезнең инкубаторда үрдәк, индоутка бәбкәләрен дә чыгарабыз. “Тере” товарны реализа­цияләүдә күпләп сатып алучылар белән эш итәргә тырышабыз. Быел Пермь, Төмән, Новосибирск, Ырынбур якларыннан килеп алып киттеләр. Алдагы елда Казахстан якларына чыгарга да уй бар. Без чит төбәкләргә күбрәк бер көнлек каз бәбкәләрен җибәрәбез, чөнки алар өч көн ашамый бара ала. Ә үскәннәрен озын юлда исән-имин алып барып җиткерү кыенрак.

  Үзе үрчеткән кошлар турында Илүсә Саттарова сәгать­лар буена сөйләргә әзер. Әйтик, нинди авырлыктагы йомыркалардан яхшы үрчем алып була — шул хакта да ул яшь кошчыларга киңәш бирергә мөмкин. Үз кәсепләрендә базарда калынрак итле токымлы үрдәкләргә сорау артканын да исәпкә алганнар. Шу­ңа бу төр су кошларының “Фаворит” токымлысын күпләп үрчетә башлаганнар. Илүсә үзе телгә алуынча, быел алар халыкка 10 меңнән артык үрдәк бәбкәсе сатканнар.

— Иптәшем көн дә диярлек Интернет аша кош-корт сату базарын киңәйтергә омтыла, — ди хуҗабикә. — Минем бурыч — инкубаторда чыгарылган бәбкә­ләрне югалтмыйча үстерү. Бүген без ана казларны 1500 башка җиткердек. Сату өчен 12 һәм 20 көнлек 2,5 мең каз бәбкәсе бар. Быел яшь үрчемгә хаклар түбәнрәк. Узган ел без каз бәбкәсен 150-160 сум белән сатсак, әле 110 сумга бирәбез. Ә үрдәк бәбкәсен 45 сум белән алалар. Белеп эшләсәң, рентабельлелек начар түгел. Кош­ларның рационын баету өчен кирәкле бөтен минералларны, витаминнарны Чиләбе катнашазык заводыннан алабыз. Иген фуражы белән Ык елгасы аръягындагы Бәйрәкәтамак авылыннан фермер Миргасыйм Кадыйров тәэмин итә. Ә ашлык ваклагыч җиһазны үзебез кордык. Сезон тәмамлануга якынайса да, әле безнең инкубаторда ике шкаф эшли. Әлбәттә, фермадагы бөтен эшләргә мин үзем генә өлгерә алмас идем. Хуҗалыкта үзебездән тыш тагын ике кеше эшли.

Мине тагын шул кызыксындырды: ни өчен базар мөнәсә­бәтләрендә үз урынын тапкан Фәрхетдиновлар шәхси эшкуар булып теркәлергә ашыкмый?

— Бүгенге көндә малтабар статусы алу отышлы түгел. Ул чакта мин елына 36 мең сум салым түләргә тиеш булам, — ди Илүсә. — Икенчедән, без әле җир алу хакында да уйламадык. Аны эшкәртергә техника да кирәк. Әмма якты планнар белән яшибез. Бу биләмәне һәм биналарны “Куш-Бүләк” җәмгыятен­нән бер елга арендага алган идек. Көзгә җитештерү базасын күрше Татарстанның Ютазы районындагы Бәйрәкәтамак авылына күчерергә уйлыйбыз. Анда буш торган ферма да, фуражны саклауга салырга келәтләре дә, зур инкубатор урнаштырырга әзер бина да бар. Әгәр шул ниятебез тормышка ашса, фермада ана казлар санын тагын да ишәй­тәчәкбез, шушы юнәлештә эш­чән­ле­гебезне арытаба киңәй­тергә яңа мөмкинлекләр туачак, дип өмет итәбез.

Мидхәт Шәрипов.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»