07.08.2013 - Авыл тормышы

Тәмле ашлар пешерә

Сез бу фоторәсемдә күргән Әлфидә Бәшированы Миякәдә гел мактап телгә алалар. Уңган эшче дә ул, назлы ана да ул, дигән җыр сүзләре нәкъ аның турында кебек.

Җәй көннәрендә “Дружба” авыл хуҗалыгы җәмгыятенең ашханәсе Әлфидә Байтимер кызы карамагына күчә. Кыр эшләре башлану белән ачылган ашханә механизаторларны кайнар аш белән өзлексез тәэмин итеп тора. Кышын симертү комплексында бозаулар карый уңган хатын. Кайда да өлгерлеге, эшкә җаваплы карашы белән башкалардан аерылып тора ул.

— Әлфидә булганда маллар өчен кайгырасы юк, алар вакытында ашатылган, эчерелгән, каралган. Нигездә, ир-аттан торучы безнең коллективта үзе бер якты маяк ул! – ди  комплекс начальнигы Фәнил Гыйлемҗанов.

Әйткәндәй, яңарак Әлфидә Бәширова район семинарында катнашучыларны аш-су белән сыйлады. Алтмышлап кешене ашату берүзенә авырга туры килер иде, әлбәттә. Аңа җәйге каникулдагы студент кызы ярдәмгә килде. Линара алдагы елда Башкортстан медицина университетын тәмамлый. Шул ук уку йортында энесе Илнур да белем ала. Озакламый бер гаиләдән ике табиб чыгачак! Әниләренә охшасалар, начар белгеч булмаслар.

Рәүф Хәкиомв,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»