Җылы абзар - ярты азык

Яңавыл районында соңгы елларда малчылык тармагы тоемлы үсеш алды. Әлеге вакытта күмәк һәм фермер хуҗалыклары эшкәртүчеләргә көн саен 40 тоннага якын сөт озаталар. Июнь һәм июльнең эссе, коры килүе сәбәпле, көтүлекләрдә үлән аз. Шуңа барлык җәйләүләргә дә “яшел конвейер” оештырылды. Сөтнең сыйфатына да игътибар зур. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Нәфкать Мөгаллимов әйтүенчә, хәзер сөт тулысы белән суытып озатыла, җәйләүләргә һәм фермаларга сөтүткәргечләр монтажлана. Соңгы өч елда алар сигез хуҗалыкта урнаштырылган, быел “Труд” кооперативында, “Агро-М”җәмгыятендә кую планлаштырыла.
Яңавыллылар җылы абзар — ярты азык дигән әйтемне яхшы аңлый. Районда 24 сөтчелек фермасы бар. Малларны җәйләүгә чыгару белән аларда кышлату чорына әзерлек эшләре башланды. Моның өчен кышкы айларда ук башкарылачак эш күләме билгеләнде һәм таләп ителгән материаллар тупланды. Республикада кабул ителгән “500 ферма» программасы мөмкинлекләреннән дә нәтиҗәле файдаланалар. Быел “Победа” җәмгыятендә һәм “Үзәк” МТС бүлекчәсендә аңа нигезләнеп фермада реконструкция үткәрәләр.
Рәлиф Шәйдуллин җитәкләгән “Дружба” кооперативында мал абзарлары ремонтын август азагына тәмамлауны күзаллыйлар. Абзар эчендә идән алыштырылган, агарту, дезинфекция үткәрү башкарылган да инде. Әле түбә яңартыла. Аны Евгений Вәлиуллин җитәкләгән бригада башкара. Тәҗрибәле ферма мөдире Павел Савкин әйтүенчә, кышлату чорына тулы әзерлек белән керәчәкләр.
Бер үк вакытта мал азыгы туплау дәвам итә. 1750 тонна сенаж, 563 тонна печән бар. Көнбагыш, борчак, арпа катнаштырып чәчелгән берьеллык үләннәр силоска салыначак. Кооперативта арыш урагы башланган, аның саламын рулоннарга төреп ферма янына ташыйлар.
Авыл кешесенең “кылны кырыкка ярыр” чагы җитте. Яңавыллылар югары оешканлык белән һәр көнне нәтиҗәле файдаланып планлаштырган эшләрен вакытында башкарып чыгарга омтыла.
Марат Зыятдинов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Яңавыл районы.
Фото: Түбә ябучылар Эдуард Бәширов, бригадир Евгений Вәлиуллин һәм Игнат Хәйдәров.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”