06.08.2013 - Авыл тормышы

Үстерү генә түгел, саклау да мөһим!

Сез рәсемдә күргән егетләр җиһанга очарга җыенган космонавтлар түгел. Шулай да алар башкарган эшнең мөһимлеге һәм җаваплылыгы җиһанны иңләүчеләрнекеннән ким түгел. Бу егетләр — “Россельхозцентр” җәмгыятенең Миякә районы буенча дезинфекция ясаучылары. Гадирәк итеп әйткәндә, авыл хуҗалыгын соңгы елларда нык баскан корткычлардан, зарарлы бетчәләрдән арындыручылар.

— Бездә бүген өч бригада эшли. Берсе складларны эшкәртә, икенчесе үсем­лекләрне химик утауга махсуслашкан, өченчесе орлык агулау белән шөгыльләнә, — ди бүлекчә начальнигы Азат Галиев.

 Азат Фәйзулла улы белдерүенчә, җиде кешедән торган коллективка эш күләме ел әйләнәсенә җитә. Кышын алар, башлыча, складларда эшли.

— Аларга тотылган чыгымнар үзен тулысынча аклый, чөнки корткычлардан күрелгән зыян күпкә кыйммәткә төшә, — диләр дезинфекция ясаучыларның эшчәнлегенә уңай бәя биреп, хуҗалык җитәкчеләре.

“Россельхозцентр” хезмәткәрләренең тырышлыгы белән Миякә районы хуҗа­лыкларындагы иген сакланучы биналар яңа уңышны кабул итәргә һәм аны югалтусыз сакларга әзер.

 Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.

Фото: Азат Галиев дезинфекция ясаучылар Валерий Кәбиров һәм Марат Шәйгарданов белән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»