01.08.2013 - Авыл тормышы

Яңгырлар эшкә комачаулый

Бүген игенчене бары тик бер нәрсә: тир түгеп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алу мәсьәләсе борчый. Бу аңлашыла да: көн-төн яуган яңгырлар нәтиҗәсендә  урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара алмый.

— 1400 гектар мәйданда бөртекле культураларны җыеп аласыбыз бар. Әлегә эш  280 гектар  мәйданда башкарылды (барлык мәйданның 21 проценты). 5840 центнер тулай җыем алынды. Һәр гектардан уртача төшем  18 центнер тәшкил итә.

Көн дә яңгыр булу сәбәпле, эш акрын бара. Шуңа да  механизаторларыбыз икеләтә җаваплылык тоеп, кояшлы көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша, — ди кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәһим Шәфи­гуллин.

“Корыч” басуларында тәҗрибәле механизаторлар эшли. “Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек  комбайнчы Камил Басыйровның хезмәт стажы, мисалга,  37 елдан артып китә, комбайнчы Владимир Актимеров та өч дистә елдан артык хуҗалыкта эшли. Меха­ни­заторларның икесе дә югары җитештерүчәнлеккә ия  комбайннарда эшли.

— Комбайннарыбыз яңа, эш шартлары яхшы. Көнгә ике тапкыр туклану оештырылган. Җырлап кына эшләргә була да соң. Ләкин бертуктаусыз яңгыр явып тору сәбәпле, кайвакыт ярты, кайвакыт тоташ көн буе басуга керәлмичә торабыз. Барысыннан да бигрәк яңгыр нәтиҗәсендә егылган игеннәр өчен борчылабыз, — ди алар.

Уҗым арышын комбайнчылар турыга суктыралар. Әйткәндәй, “корыч”­лылар  әлеге культурага  зур өмет баглый: уртача уңыш гектарыннан 18 центнер тәшкил итсә, аерым басуларда гектар көче 28-30 центнерга җитә икән.

Тәҗрибәле комбайнчылар суктырып алган ашлыкны Зәлиф Усманов “Зил-130” машинасында ындыр табагына ташып тора. Яңа уңыш ашлыгын ындыр табагы мөдире Фәвис Шәфи­гуллин кабул итә. Эшкәртү ашлык тазарту агрегаты машинисты Айрат Сәмигуллинга йөкләтелгән.

“Корыч”та эшләр комплекслы алып барыла, урып-җыю эшләре белән беррәттән мал азыгы хәзерләү кампаниясе дә дәвам итә.

— Уракны һәр елдагыча үз көчебез белән башкарып чыгарга ниятлибез. Иң мөһиме — яңгырлар гына эшләргә комачауламасын, — ди хуҗалык җитәкчесе.

Фәһим Галимулла улының сүзләре белән килешми булмый. Игенченең хезмәте, иң беренче чиратта, һава торышына бәйле. Синоптиклар алдагы көннәргә дә яңгырлар фаразлый. Шулай булуга карамастан, игеннәр җирдә ятып калмас, Бакалы уңганнары аларны югалтуларсыз җыеп алыр, дип ышанабыз.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Бакалы районы.

Фото: Комбайнчылар Владимир Актимеров, Камил Басыйров, водитель Зәлиф Усманов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»