30.07.2013 - Авыл тормышы

Яңа уңышка юл ачык

Благовар элеваторы быелгы уңыш ашлыгын кабул итәргә әзер. 10 июльдә предприятиенең матди-техник базасы торышын тикшереп, абруйлы белгечләрдән торган дәүләт комиссиясе шундый нәтиҗә ясады. 

Берничә ел элек элеватор “Благовар” токымлы кошчылык заводы карамагына бирелгән иде. 16 июльдә биредә урып-җыю эшләре башланды.

— Уҗым культуралары бездә 1600 гектар били, — ди заводның баш агрономы Вадим Балашов. — 260 гектарда уҗым бодае, 1200 гектарда арыш, 170 гектарда тритикале үстердек. Һава шартларының эссе торуы ашлыкны чагыштырмача иртә өлгертте, шуңа уракка былтыргыдан бер атнага алданрак төштек.

Хуҗалыкта тәүге мәлдә урып-җыю эшләрен “Үзәк” МТСының Чакмагыш бүлеге комбайннары алып барды, аннары аларга заводның биш комбайны кушылды. Уҗым бодае турыга урып-суктырылса, арышны аерым ысул белән җыялар. Уҗым культуралары, һәр елдагыча, быел да сынатмаган — арышның һәр гектарыннан уңыш 25 центнер тәшкил итсә, бодай 21 центнер бирә.

“Благовар” кошчылык заводы басуларында сабанашлык культуралары 6800 гектар тәшкил итә. Әйткәндәй, алар да өлгереп килә. Шуңа читтән техника җәлеп итми чара юк. Тоташ алганда, урып-җыю эшләрендә барлыгы 14 комбайн катнашуы күздә тотыла.

Ашлык ташуда исә автотранспортка кытлык юк. Ындыр табагы элеватор конвейерына, мәсәлән, өч КамАЗ автомобиле тәгаенләнгән. Ашлык ташуны алар тәүлек әйләнәсенә алып барачак.

Элеваторның башкаручы директоры Рифхәт Бикмәев билгеләвенчә, ашлык кабул итүдә тоткарлык булмаячак. Предприятиедә күләмле ремонт эшләре башкарылган. Лаборатория хуҗалыгында мөһим яңалык — заманча үлчәгеч һәм ашлыкның дымлылыгын билгеләүче җиһаз алынган. Шулай ук электр корылмалары, ашлык киптерү механизмнары җентекле тикшерү үткән. Болар барысы да урак чорында предприятиенең көйле эшләвен тәэмин итә.

Элеватор җитәкчесе, шулай ук, гомум эшкә саллы өлеш кертүче белгечләрдән баш инженер Тимур Гарифуллин, лаборатория мөдире Зөһрә Ильясова, хезмәт хәвефсезлеге инженеры Елена Чернякова, технолог Людмила Кәбирова, механик Җәвит Нигъмәтуллинның тырышлыгын билгеләде. Коллективта исә барлыгы 43 кеше эшли. Алар арасында озак еллар эшләп, бай тәҗрибә туплаган белгечләр күпчелекне тәшкил итә. Диспетчер Венера Воробьева белән ашлык киптерү корылмасы операторы Рушан Исхаков нәкъ шундыйлардан.

Былтыр Благовар элеваторы 12 мең тонна ашлык, 6 мең тоннага якын көнбагыш кабул иткән. Быел исә, 15 мең тонна көнбагыш, 40 мең тоннага якын ашлык кабул итү мөмкинлеге бар. Район хуҗалыклары, фермерлар белән килешүләр төзелгән. Гомумән, бирегә ашлык тапшырырга теләүче һәркемгә юл ачык.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Благовар районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»