28.10.2010 - Авыл тормышы

Бюрократик волокита җанга тия

Шаран районында 2008 елның язында оештырылган “Элэм” агрофирмасының уңышлы гына эшләп китүе турында  ишеткәнем бар иде.  Хосусый инвесторлар терлекчелек тармагын үстерүгә, фермаларда эшне үзгәртеп коруга аеруча зур тырышлык салган. Бу инде үз нәтиҗәсен биргән, авыл халкында аларга карата ышаныч уянган.

Тагын шунысы мәгълүм: 2009 елның декабреннән агрофирмада производство директоры вазыйфасын байтак еллар район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшләгән, зур тормыш мәктәбе үткән Ринат Зыязетдинов били. Әгәр хуҗалыкның икътисади “пульсы” ышанычлы булмаса, ул шушы эшкә килергә ризалык бирер идеме икән?

Районга килүемне ишетеп, “Элэм” агрофирмасы җитәкчеләре мине үзләре эзләп тапты.

— Без бүгенге көн белән генә яшибез, хуҗалыкның перспективасын күзаллап булмый, чөнки өч елга якын эшләсәк тә, милек мөнәсәбәтләре һаман көйләнмәгән. Мөлкәткә хокукың булмый торып, ничек эшләргә мөмкин? Аренда килешүләрен төзү һәм рәсмиләштерүдә төрле киртә куялар. Мондый шартларда кемнең киләчәккә планнар корып, акчасын җитештерүчәнлекне арттыруга саласы килсен?! — дип зарланды алар.

Шуңа  сөйләшү беренче сүздән үк эшлекле төс алды.

— Шушы яклардагы Биктәш дигән авылда туып үскән кеше мин. Казан авиация институтын тәмамладым. Күп еллар бизнес белән уңышлы гына шөгыльләнәм, — диде “Элэм” агрофирмасы” җәмгыятен оештырган хосусый инвесторларның берсе, эшкуар Владислав Ибадуллин. — Шәһәрдә яшәсәм дә, беркайчан да туган җиремә, шунда яшәүче халыкның язмышына битараф булмадым. 2008 елның башында “Акбарыс” муниципаль авыл хуҗалыгы предприятиесе тәмам көрчеккә килеп терәлде. Авылдашларымның күңел төшенкелегенә бирелгәнен күреп, күңелем әрнеде. Эшсезлек бит тормышның ямен җибәрә. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы бөлгән хуҗалыкны үз иңемә алырга тәкъдим итте. Дусларым  финанс  ярдәме вәгъдә итте, чөнки үземнең генә капитал җитмәс иде. Шулай итеп, көрчеккә терәлгән хуҗалыкны 2008 елның 1 мартында кабул итеп алдык, “Элэм” җәмгыяте оештырдык. Мари телендә, ул “туган як”, “туган җир” дигәнне аңлата. Бу төбәктәге 10 авылда, нигездә, марилар яши.

Инвесторның сүзенә район Советы депутаты, “Ресурсы Урала” җәмгыяте директоры Анатолий Дәүләтшин  кушылды.

  — Хуҗалыкны кабул итеп алганда җаваплылык миңа төште, чөнки Владислав мине директор урынбасары итеп тәгаенләгән иде. Хуҗалыкта хәлләрнең мөшкел булуын күрдек. Фермада  азык калмаган иде. Печән, салам, фуражны читтән ташырга туры килде. Салам кайтару өчен генә 300 мең сум түләдек. Катнашазык белән Чакмагыш районының “Базы” кооперативы ярдәм итте. Чәчүлек орлык та юк иде. Аны Баулы районындагы “Колос” дигән хуҗалыктан ташыдык. Аның җитәкчесе булып якташыбыз Геннадий Миңнуллин эшли. Шулай итеп фермалардагы 630 баш малны саклап калдык. Хуҗалыкны тергезүгә һәм үстерүгә инвесторлар күп чыгымнар салды. Тәүге елда ук фермада капиталь ремонт үткәрелде. Техника ремонтлауга ел саен 800 мең сум акча түктеләр. Ләкин бүгенге көндә аларга бернинди милек тә, җир участоклары да  бирелмәгән. Инде ике ел шул проблема хәл ителми. Төрле инстанцияләргә язылган хатлар бер папка җыелган. Депутат булсам да, райондагы җаваплы кешеләрне аңлый алмыйм. Инвесторлар авылда производствоны үстерүгә акча салган, ә иртәгә үзләрен нәрсә көтәсен белми. Шундый билгесезлектә ул ничек эшләргә тиеш? Ә бит хосусый инвестор килгәндә район хуҗалары алтын таулар вәгьдә итте.  

Башта шуңа ачыклык кертеп үтү урынлы булыр: “Элэм”да бүген нинди милек мөнәсәбәтләре турында сүз бара соң?

— Безнең хуҗалыкта машина-трактор паркы, келәтләр, фермалар, башка төр корылмалар урнашкан җир участоклары бар. Ләкин ул мәйданнар “Элэм”га арендага бирелмәгән. Шул сәбәпле андагы объектларга милек хокукын рәсмиләштерә алмыйбыз, — дип аңлатты предприятиенең производство буенча директоры Ринат Зыязетдинов. — Техникадан әлегә аренда шартларында файдаланабыз, ләкин аны безнең милеккә күчерү хакында да сүз кузгаткан кеше юк.

Әле безнең хуҗалык 3200 гектар җир эшкәртә. Пай җирләрен авыл кешеләре безгә килешү нигезендә арендага бирә. Җир салымын алар өчен без түлибез. Ике фермада 631 баш сыер малы асрала. Корылыклы елда һәр малга 15 центнер азык берәмлеге туплый алдык. Фермаларда былтыргыдан калган запас та бар. Шуңа кышны имин үткәрергә, маллар санын киметмәскә ниятлибез. Субсидия акчасына фураж ашлыгы, орлык сатып алырга җыенабыз.

— Кыскасы, инвестор авылда дистәләгән эш урыны булдырды, яхшы гына нәтиҗәләргә иреште, — ди Ринат Миңнегазим улы. — Тик шунысы кызганыч: аның тырышлыгына районда бәһа бирмиләр, ярдәм итмиләр.

Хуҗалыкны үстерүгә, аның производство базасын ныгытуга инвесторлар 20 миллион сумнан күбрәк акча салган. Шуңа Владислав Ибадуллин бюрократлар алдында  көчсез булганына көяләнә.

— Бизнесны үстерү өчен кулыңда озайлы срокка аренда килешүе, шулай ук милек хокукыңны раслаучы документлар булырга тиеш, — ди ул. — Банкка кредит алырга барсаң, залогка нинди мөлкәтеңне салырга җыенасың, дип сорыйлар. Бүген хуҗалыкта халыкның пай җирләрен арендага алу турында гына килешүләр бар. 200дән артык кеше безгә шундый ышаныч белдерде. Ә биналар, техника, корылмалар, ягъни күчемсез мөлкәт белән хокуксыз-нисез генә файдаланабыз. Эшли башлаганда аренда килешүләрен, бөтен кирәкле кәгазьләрне рәсмиләштерербез, дигәннәр иде. Ләкин сүз эш белән ныгытылмый.

— Милек мәсьәләләре белән 2008 елда ук шөгыльләнә башладык, — ди Владислав. — Район җитәкчеләре белән техниканы сатып алу турында килештек. Тик башта милеккә хак куярга кирәк, ә бездә моны эшләү өчен акча юк, диделәр. Үзем түләп белгеч чакыртып китерттем. Сатылырга тиешле мөлкәтнең хакы билгеләнде. Ләкин милекче тарафыннан аукцион үткәрелмәде. Димәк, чыгымнарны бушка түккәнмен. 2008 елның җәендә без Уял фермасында 200 баш сыерга исәпләнгән абзарны капиталь ремонтлауга берничә миллион сум акча сарыф иттек. Көзгә объектны файдалануга тапшырдык. Яңартылган ферманы баланс хакы белән безгә сатыгыз яки 49 елга арендага бирегез, дип мөрәҗәгать иттем. Ярый, документларын әзерләгез, тик моның өчен үз кесәгездән түләгез, диделәр. Аларга ышанып, тагын бәя куючы белгеч чакырттык. Уял фермасының бәясе 6 миллион 800 мең сум, дип үз нәтиҗәсен чыгарды ул. Шуның 4 миллион сумы — капиталь ремонтка без салган чыгымнар. 2009 елның декабрендә шушы ферманы 49 елга арендага бирү турында аукцион игълан ителде. Эшләгез, терлекчелек тармагын үстерегез, милеккә хокукларыгызны рәсмиләштерегез, дип районда күңелне юаткан булдылар. Ләкин район гәзитендә “бер ай элек игълан ителгән аукцион булмый” дигән белдерү күзгә чалынды. Моның сәбәбен безгә беркем дә аңлатмады. Шул ук декабрьдә “Шаран хәбәрләре”ндә Акбарис авыл Советының Мешерово һәм Уял авылларындагы  производство объектлары урнашкан җир участокларын арендага бирү турында да игълан басылган иде. Билгеләнгән вакыт үтте, әмма аукцион үткәрелмәде. Безнең өметләр бу юлы да акланмады.

Бер инстанциядән икенчесенә йөрү эшкуар һәм бер үк вакытта агрофирма җитәкчесе булган кеше өчен дә җиңел түгел. Милек хокукы мәсьәләсендә килеп туган каршылыкларны берүзе генә җиңеп чыга алмаячагын аңлап, Владислав юрист ярдәменә таянырга карар итә. Инде хәзер шушы эшләр белән тәҗрибәле адвокат Николай Иванов шөгыльләнә.

— Быел без җир һәм мөлкәткә хокукларыбызны рәсмиләштерүне сорап, район җитәкчелегенә, милек белән идарә итү комитетына яңадан мөрәҗәгать иттек, — ди агрофирма директоры. — Ниһаять, 26 июньдә хакимият башлыгының  “Җаваплылыгы чикләнгән “Элэм” агрофирмасы” җәмгыятенә җир участокларын арендага бирү турында” 763 санлы карары чыгарылды. Анда акка кара белән “Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Шаран районы буенча милеккә идарә итү комитетына җир участокларын арендалау турында килешү проекты әзерләргә” дип язылган. Шул карарны безгә тапшырдылар. Ләкин комитетта тагын бюрократик волокитага юлыктык. Кадастр планыгыз дөрес төзелмәгән, фәлән дә төгән... Ярый, алар таләп иткәнчә эшләдек. Ике ай үткәч, мин юристларны комитетка җибәрдем. Тегеләр хәбәр салды: янәсе, “сез — начар арендаторлар, сезнең белән эшләргә теләмибез, килешүләрне “Акбарыс” предприятиесе белән төзиячәкбез”. Ә без өч ел буе хуҗалыкны аякка бастырдык, капиталь ремонтка гына 6 миллион сумнан артык акча тотындык. “Акбарыс”, гамәлдә, банкротка әйләнгән предприятие, инде кайчаннан бирле аның ярты миллион сумга якын бурычын ничек капларга белмиләр.

Бер сүз белән әйткәндә, күчемсез милекне бездән тартып алырга телиләр. Мондый шартларда агробизнесның нинди перспективасы турында сүз алып барырга мөмкин? Ел башында республика Хөкүмәтенә дә мөрәҗәгать итеп карадык, әмма хәл үзгәрмәде. Озайлы срокка аренда килешүләре, милеккә хокукыбыз юк икән, агрофирманың киләчәген дә күз алдына китереп булмый. Бүген алар, бәлки, Владислав үз эшен аткарды, ферманы ремонтлады, җитештерүчәнлекне арттырды, хәзер ул безгә кирәкми, аннан башка “Акбарыс” табыш алып эшләсен, дип уйлый торганнардыр. Район үзе төбәккә инвестицияләр җәлеп итүгә кызыксыну күрсәтергә тиеш түгелме? Без авылда яңа эш урыннары булдырабыз, җирле бюджетка салым түлибез. Үкенечкә каршы, алдагы көнгә эш перспективасын күрмибез. Бюрократик волокита җаныбызга тия. Республикада башланган үзгәрешләр җиле безнең Шаранга килеп җитмәгән кебек...

“Элэм” агрофирмасы” җәмгыяте тирәсендә килеп туган хәлгә юрист Николай Ивановның да үз карашы бар.

— Бер ел инде шушы бюрократик волокита белән шөгыльләнәм, —  диде ул. — Мин дә авылда туып үстем. Күмәк хуҗалыкларның бөлгенлеккә төшкәнен күреп йөрим. Шуңа гаҗәпләнәм: кризис вакытында хосусый инвестор Ибадуллин үзенең көч түгеп тапкан акчасын авылны үстерүгә сала. Бу бит әллә ни табыш китермәгән бизнес. Ә районда аңа ярдәм итәсе урынга һәртөрле каршылыклар тудыралар. Бүген дә хәл шул килеш кала. Бездә әле законнар буенча яшәргә күнекмәгәннәр. Син кемгәдер ошамыйсың икән, һичшиксез, бюрократик волокитага, күңелсезлекләргә юлыгуыңны көт тә тор. Инвестор җирдә эшләргә килгән, аның теләгенә каршы төшмәскә кирәк. Ул туган районына, авыл халкына тик яхшылык эшләргә тели.

Белүебезчә, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үзенең чыгышларында муниципаль икътисадка инвестицияләр җәлеп итү зарурлыгы, кече һәм урта бизнесны үстерүгә һәрьяклы ярдәм күрсәтү, һәртөрле административ киртәләрне алып ташлау турында кат-кат ассызыклап үтте. Бу әлеге көндә аграр өлкәдә искитәрлек уңышлары булмаган, нигездә дотация исәбенә яшәүче Шаран районына беренче чиратта кагыла торгандыр.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»