26.10.2010 - Авыл тормышы

Техника кирәк, әмма үзебезнеке

Авылның бүгенге хәле, киләчәктәге язмышы өчен борчылу белдереп язылган хатлар редакциягә байтак килә. Менә даими авторыбыз, Благовар районының Былышлы авылында яшәүче Әнвәр Галинның хаты. “Сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгы белән МТСлар җитәкчелек итте. Дөресен әйткәндә, алар хуҗалыклар өстеннән “диктатор”ны хәтерләтте. МТСлар күмәк хуҗалыкларга “ялчы”га караган кебек мөнәсәбәттә булды, — дип яза автор. — 1958 елда  МТСларны бетерү турында карар чыкты һәм аларның техникасы колхозларга таратып бирелде. Үз техникалары барлыкка килү белән колхозлар аякка баса башлады... Республика җитәкчелеге ун ел элек МТСларны кабат тергезергә карар итте. Әлбәттә, шушы еллар дәвамында МТСларга караш төрлечә булды. Әмма соңгы елларда аграр хуҗалыклар арасында МТС хезмәтен теләмичә файдаланучылар да табылды. Аның сәбәпләре күп инде. Кайбердә сугылган бөртекләр кибәктә күп кала, саламын да, тураклап, җир өстенә сибәләр. Ә авылда саламсыз мал асрап буламы соң? Тәүге елларда МТСлар ярдәм иткән өчен түләүне хуҗалыклардан гектарда башкарылган эшенә карап ала иде. Нәтиҗәдә, җыелган уңыш бурыч түләүгә китте. Миңа калса, МТСлар күмәк хуҗалыкларны хәлсезләндерде генә. Бәлки, МТСларга үзебезнең илдә эшләнгән техникага өстенлек бирергә кирәктер?..”

Авыл тормышының, крестьян мәшәкатьләренең уртасында кайнап дөнья көтүче Әнвәр Галин көн кадагындагы проблеманы күтәрә. Аны, ихтимал, авыл малларына ашатырга салам җитешмәү мәсьәләсе генә түгел, ата-бабаларыбыз тырма тартып иген үстергән җирләребездә нишләп әле үзебезнеке түгел, чит ил техникалары “хуҗа” булып йөри, дигән горурлык хисе ныграк борчыйдыр. Шуның белән дә хаклы актив авторыбыз. Ә хәзер аның фикерләрен тулыландырып, җавап эзләп карыйк.

Күмәк хуҗалыклар оештырылгач һәм сугыштан соңгы елларда илебездәге МТСлар куәтле көчкә әверелде. Ул авыл хуҗалыгын җимереклекләрдән соң тергезүдә төп көч булып торды. Кызганычка каршы, Никита Хрущев, авыл хуҗалыгын реформалаштыру максатыннан чыгып, 1958 елның язында дәүләт машина-трактор станцияләрен мөмкин булган иң югары бәягә колхозларга сатарга рөхсәт итте. Хәтта шул чордагы галимнәр билгеләвенчә, әлеге чара күпчелек колхозларның банкротлашуына һәм тоташ авыл хуҗалыгын техника белән тәэмин итү системасының юкка чыгуына китерде.

Тәүдә техниканы берничә ел дәвамында ашыкмыйча сату планлаштырылган булса, чынлыкта эшне бер елда тәмамлыйлар. Әйткәндәй, күмәк хуҗалыклар тарафыннан сатып алынган техниканың гомум бәясе 21,7 миллиард сум тәшкил итә. Иң авыры — колхозларның әлеге техниканы саклау һәм эксплуатацияләү мөмкинлеге булмый.

Кызганычка каршы, аграр реформаларның 20 ел элек башланган икенче дулкыны күмәк хуҗалыклар язмышын кыл өстендә калдырды. Аграр хуҗалык зурмы яки бәләкәйме, нинди милек төренә караса да, аның җитештерүе, беренче чиратта, энергия һәм техник кораллану мөмкинлегенә бәйле. Туксанынчы еллардагы үзгәртеп корулар беренче чиратта хуҗалыклардагы шушы куәтләрне юкка чыгарды. 1990 елда, мәсәлән, Русиядә трактор паркы 1 миллион 365 мең берәмлеккә җиткән булса, узган елда ул 500 меңнән артмады. Ашлык җыю комбайннары шул вакытта 408 мең берәмлек иде, хәзер 130 мең чамасы.

Аянычка каршы, Русиядә соңгы ике дистә елда куәтле яңа техника җитештерүгә әһәмият дәүләт тарафыннан кимеде. Сабан төрәннәренең илебездә 20 заводта эшләнүе күп сорау уята. Кайда кемнең нинди техника һәм җиһаз җитештерүен координацияләүче дәүләт органы юк. Нәтиҗәдә, авылга һаман да борынгы техника кайтуын дәвам итте. Шул ук вакытта илнең “базар капкалары” ачылу чит ил техникасын күпләп  кайтаруга юл ачты. Узган елдагы мәгълүмат төгәл булмаганлыктан, мисалга 2008 елгы чагыштыруларга тукталыйк. 2008 елда  Русия заводлары 65 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы эшләсә, чит илдән сатып алынганы 88 миллиард сумга  җиткән! Шул ук елда илдә үзебездә эшләнгән 10 мең трактор сатылган,  импортныкы — 13 мең берәмлек тәшкил итә. Чит илнекен ныграк яратып ташладык, ахры, хәтта үзебездә эшләргә кирәклеген дә оныта яздылар.

Шул ук вакытта. Авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча илебез дөньяда иң көчле булган чорлар да бар иде. 50 ел элек, мәсәлән, СССРда эшләнгән тракторлар Парижда алтын медальләргә лаек булды. Илебездәге тракторлар дөньяда иң беренче булып дизель двигательләренә күчерелде.

Әлбәттә, илебезнең элекке куәтле заводларында эшләнгән трактор-комбайннар еллар үтү белән техник яктан искерде һәм иң мөһиме — хуҗалыкларның ул техниканы үзаллы сатып алу мөмкинлеге чикләнде. Куәте 100 ат көченнән артмаган тракторлар белән җир эшкәртүне, билгеле, кайчандыр сабан тартучы үгезләр белән генә чагыштырып була иде. Галимнәр фикеренчә, авыл хуҗалыгында заманча технологияләр кертү фермаларда һәм басуларда продуктлылыкны — 1,5-2, хезмәт җитештерүчәнлеген 5 тапкыр күтәрер иде. Әйткәндәй, соңгысы буенча Русия Көнбатыштан 10 тапкыр калыша.

Әйтергә кирәк, югарыда телгә алынган факторларның һәммәсе дә чит ил техникасын сатып алырга этәргеч бирде. 2000 ел башында Башкортстан Президенты “Башкортстан” машина-технология станциясе” дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесен төзү турындагы указга кул куйды. Һәм аны хәзер республика агросәнәгате өчен хәлиткеч булды дип икеләнмичә әйтергә була. Хәзер аңа “Урал аръягы” һәм “Җиргән” МТСлары өстәлде. Аларның төбәкнең барлык туфрак-климат зоналарында 30 филиалы һәм бүлекчәсе бар. МТСларның техника паркы республикадагы бөртекле культураларның — 50, мал азыгының — 30, шикәр чөгендере плантацияләренең 25 процентын һәм барлык мәйдандагы көнбагышны җыеп алырга мөмкинлек бирә. Узган елда гына да республика МТСларына яңа техника сатып алуга 2,1 миллиард сум акча бүленде, 840 берәмлек техника кайтарылды. Әйтергә кирәк, Русиядә Башкортстандагы кебек машина-технология станцияләре әлегә юк иде. Элекке авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев берничә ел элек Башкортстанга килгәч, республика МТСларын оештыру башлангычына  югары бәя бирде һәм илнең башка төбәкләре өчен үрнәк булуын билгеләде.

Редакциягә хатында Әнвәр Галин “аерым хуҗалыкларның бөлгенлеккә төшүендә МТСларның да өлеше бар” дип яза. Берьяклы гына бәя бирү дөрес булыр микән соң? Беренчедән, үз техникасы булмаган хуҗалыкның МТСка мөрәҗәгать итмичә чарасы юк иде. Аннары, ике арадагы килешүдә һәрвакыт якларның мәнфәгате исәпкә алынды. Ә менә саламына килгәндә, әлегә кадәр ашлама сатып алырга хәленнән килмәгән аграр предприятиеләр өчен анысы да ярап торды. Шулай да бу очракта авыл эшчәннәренә булган ярдәмнең зуррак икәнлеген билгеләргә кирәктер. 2009 елда МТСлар төрле милек формасындагы 1270 хуҗалык белән килешү төзегән. Авыл эшчәннәренә барлыгы 760 миллион сумлык хезмәт күрсәтелгән. МТСларның үзаллы үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү өчен арендага җир алулары да куанычлы. “Башкортостан” МТСының “Уңыш” җәмгыяте филиалларында гына да 10 мең баш сыер малы, 600 ат һәм 400 баш дуңгыз асрала.

Башкортстан биләмәләрендә чит ил техникаларының “хуҗа” булып йөрүен вакытлы күренеш дип кабул итәргә кирәктер. Республика үзебездә дә авыл өчен яңа техника үрнәкләрен эшли башлаган  иде. Узган гасырның 90нчы елларында республиканың сәнәгать һәм ремонт-хезмәтләндерү предприятиеләре тарафыннан агрокомплекс өчен төрле маркадагы 112 төрле техника эшләнде. Якын киләчәктә янә 50 төрдәге яңа маркалар белән тулыландыру планлаштырылган булган. Тагын да шул “реформалар”, икътисади каршылыклар аяк чалды. Ниһаять, республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү юнлешендә яңа проектларга фатыйха бирде. Башкортстан төбәктә заманча җир эшкәртү машиналары җитештерү үзәгенә әверелеп бара. Соңгы елларда “Стәрлетамак Агросервис”, “Агроспецмонтаж”, “Беларус-Инмаш” җәмгыятьләре, Туймазы автобетоновозлар һәм Нефтекама автозаводлары авыл эшчәннәрен заманча техника белән куандыра башлады. Болардан тыш, дистәләрчә завод һәм предприятие республикадагы чит ил техникаларына запас частьләр җитештерүне җайга салды.

Авыл бүген, әлбәттә, заманча, әмма үзебездә эшләнгән көчле техникага мохтаҗ. Тик шунысы бар: крестьян яңа техникага утырганчы ул да янә чит илләрнекеннән кайтыш булып калмасмы?

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»