14.05.2013 - Авыл тормышы

Күңелләр басуга ашкынган чак

Рамил Фәхретдинов җитәкләгән “Дружба” хуҗалыгы Миякә районында язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып тәмамларга җыена

Быел яз соңлабрак килде. Өстәвенә, чәчүгә төшүне бер атнага диярлек сузылган беренче яңгырлар тоткарлады.

— Без моны игенчелек өчен үзе бер хәерле билге итеп кабул итәбез, чөнки кар сулары акканнан соң тамчы да яңгыр төшмәгән елларны да күп күрдек. Шуңа күрә утырып яуган язгы яңгырга куанып бетәл­мибез. Кышны уңышлы үткәр­гән уҗым культуралары, күпьеллык үләннәр дәррәү күтәрелеп китте. Ә чәчүне 10-12 көндә тәмамлаячакбыз, без моңа әзер, — ди хуҗа­лыкның баш агро­номы Азамат Гәрәев.

“Дружба”ның 3101 гектар сөренте мәйданы бар. Шуның 300 гектары пар җирләре, 400ендә күпьеллык үләннәр үстерелә, 840ын уҗым культуралары били. 800 баштан артык сыер малы, йөзгә якын ат асралган хуҗалык өчен мул азык запасы бул­дыру — җитди мәсьәлә. “Дружба”да аны ике еллык итеп хәзерләргә гадә­тләнгәннәр. Шуңа күрә моннан алда булган корылыклы ел­ларда да хуҗалыкта мал санын киметүгә юл куелмаган. Өстә­венә, монда, башлыча, элита токымлы сыер малы үрче­тәләр. Әйт­кәндәй, чәчү дә, ни­гездә, элита сортлы ор­лык­лар бе­лән генә башкарыла.

— Орга­ник һәм минераль ашламалар кертүгә зур игъ­тибар бирәбез, шунсыз мул уңышка өмет итеп булмый, — ди баш агроном.

Мондый караш, әл­бәттә, үз нәти­җәсен көт­терми. Был­тыр, мисал өчен, “Прерия” солы­сының гектар көче 35 центнерга җиткән.

Без кыр эшләре белән танышканда чәчү агрегатла­рының күбесе Чытырбаш басуларын иңли иде. “Алтай”да Рим Ихсанов арпа чәчә, 70 гектарлы басуда Михаил Кортю­ковның К-700 тракторына тагылган “Кузбасс” чәчү ком­плексы. Әлеге комплексны ике сменада файдаланалар. Михаил Павловичны төштән соң Илвир Галиуллин алыштыра. Нәтиҗәдә, бер эш көнендә алар 50 гектардан артык мәйданны эшкәртергә өлгерә.

Агрегатларны басуда ук ягулык-майлау материаллары белән тәҗрибәле шофер Вәрис Мөлеков тәэмин итә. Гомумән, язгы чәчүне күбрәк 30-40 ел эш стажы булган механизаторлар һәм шоферлар җигелеп тарта. Шул ук Вәрис Шакир улы быел илленче чәчүне үткәрә.

— Без чабыш аты кебек, яз җитү белән кү­ңелләр басуга ашкынып тора! — ди ул.

Басуда эшләүчеләр төшке һәм кичке аш белән тәэмин ителә. Техник ярдәм бригадасы юлга чыгарга һәрчак әзер. Кыскасы, барысы да бер максатта эшли — язгы көннең минуты да заяга узмаска тиеш.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.

Фото: Баш агроном Азамат Гәрәев һәм механизатор Михаил Кортюков.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»