26.10.2010 - Авыл тормышы

Маллар абзарларга кайткач

Благовар районында күмәк хуҗалыкларда маллар кимү дәвам итә. Авыл хуҗалыгына зур зыян китергән корылык йогынтысында хәл тагын да катлауланачак әле. Савым көтүен саклап калган хәлдә дә, хуҗалыкларда соңгы вакытта яшь үрчемне күпләп сату очраклары күзәтелә. Болай барса, фермаларда бушап калган абзарлар саны янә артачак.

Былышлы төбәгенә чиктәш Өйдрәкбаш, Благовар, Ямакай авылларындагы фермаларда маллар бетеп бара, хәзер биредә кош-корт асрауга күчмәкчеләр. Алардан аермалы буларак, “Былышлы” агрофирмасында тармакны саклап кала алдылар.

Сөренте җирләре 5 мең гектарга якын тәшкил итүче хуҗалыкта басучылык белән беррәттән, терлекчелек тә электән үк төп тармак саналды. Әмма, белүебезчә, яңа икътисади шартлар, иң беренче чиратта, малчылыкны авыр хәлгә куйды. Озак еллар дәвамында ит һәм сөткә сатып алу хаклары түбән калды, нәтиҗәдә, тармак зыянга эшли. Хуҗалыкларда маллар саны кимүнең төп сәбәбе дә шундадыр, әлбәттә. Шул ук вакытта, нәкъ менә терлекчелек хуҗалыкның финанс-икътисади тормышында төп урынны алып тора, ни өчен дигәндә, ул — көндәлек керем чыганагы.

Әлеге вакытта хуҗалыкта 575 баш сыер малы асрала, шуларның ике йөздән артыгы — савым сыерлары. Әйткәндәй, шушы бәләкәй генә ферма хуҗалыкны “тота” да инде. Җәйләү чорында биредән  һәр көнне 2,5-3 тонна сөт озатылган. Хәзер исә савым, билгеле, берникадәр кимеде, әмма бер тонналап сөт барыбер җыела. Нәтиҗәдә сөт сатудан кергән акча, хуҗалыкның көндәлек финанс ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән бергә, электр энергиясе, газ ягулыгы өчен исәп-хисап ясарга, өлешләтә хезмәт хакы түләргә дә җитеп тора. Шуңа да хуҗалык җитәчесе Радик Габидуллинның маллар санын арттыруны төп бурычларның берсе дип санавына гаҗәпләнәсе юк.

Бу юнәлештә, әлбәттә, югары токымлы малларга исәп тоталар. Быел гына, мәсәлән, Дүртөйле токымчылык заводларыннан, шулай ук күрше төбәкләрдәге сыналган хуҗалыклардан 63 тана сатып алынган. Савым көтүенең нигезен киләчәктә нәкъ менә токымлы маллар тәшкил итәчәк. Савым сыерларын яңартуда хуҗалыкның эчке мөмкинлекләре дә файдаланыла. Яхшы токымлы маллар сайлап алынып, алардан махсус төркем булдырылган.

Шушы көннәрдә генә биредә җәйләүләрдән малларны абзарларга кайтардылар. Әйтергә кирәк, кышкы чорга әзерлектә Былышлы сөтчелек фермасында күләмле эш башкарылган. Кышлатуга әзерлек биредә маллар җәйләүгә чыгарылу белән башлана. Шушы максатта ике бригада оештырылган. Илдар Гомәров Һәм Фәрит Рәфыйков җитәкчелегендәге ремонтчыларның тырышлыгы күз алдында — фермадагы барлык абзарлар да яңартылган. Моннан тыш, ике  утар төзелгән, бер абзарның идәннәре алыштырылган, өч тирес  транспортерын яңартканнар. Терлекчеләр һәм савучылар турында да онытмаганнар биредә: элекке “кызыл почмак”ны яңартып, “Терлекчеләр йорты” корып куйганнар. Ял вакытында чәйләп алырга да, гәзит-журналлар караштырырга да мөмкинлек бар монда.

Быелгы корылык нәтиҗәсендә басучылыкта хәлләр шәптән түгел. Бөртеклеләрнең уртача уңышы — гектардан 10 центнер тирәсе. Сызма культуралардан көнбагыш һәм кукуруз да өметләрне акламады. Ярый әле бу мәйданнарның бер өлешен мал азыгына файдалана алдылар. Шуңа да карамастан, мал азыгы запасын җиткелекле дип булмый: һәр малга исәпләгәндә 18 центнер азык берәмлеге тупланган. Сүз дә юк, уртача район күрсәткеченнән югарырак бу, ләкин моңардан гына җиңеллек килсә икән...

Маллар кышлату чорында сынаулар көтүе бәхәссез. Хуҗалык җитәкчелеге моны яхшы аңлап, мал азыгын ишәйтү хәстәре күрә. Монда инде үз мөмкинлекләренә генә таянырга кала, әлеге дә баягы, сөт акчасына. Ни өчен дигәндә, хөкүмәт аграр сәясәттә, маллар санын киметмәгез, дигән чакырулардан ары китә алмый.

— Авыл хуҗалыгында товарлыклы продукция җитештерүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк, дигәнгә ышанып байтак  техника алдык, — ди агрофирма директоры. — Быел минераль ашламаны да күп кулландык, кыр эшләре барышында ягулык-майлау материалларына зур чыгымнар китте. Барысына да ташламалар булачак дигәннәр иде. Ә асылда нәрсә килеп чыкты? Бер генә төр буенча да дотация акчасы күргәнебез юк. Авыл хуҗалыгына мондый караш кайчанга кадәр дәвам итәр икән, безне менә шул борчый.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Благовар районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»