03.04.2013 - Авыл тормышы

Булдыклы хуҗаның эшләре көйле

Краснокама районында узган елда “Алга” токымчылык заводы һәм “Колос” хуҗалыгы “500 ферма” программасында  катнашып, дәүләт ярдәме алды.  “Колос” хуҗалыгын Илгиз Сираев җитәкли.

“500 ферма” программасы кысаларында төзекләндерелгән Курый авылы фермасы белән танышабыз. Ап-ак түбәле ферма балкып утыра.  Бинага пластик тәрәзәләр куелган, идәнгә плитә җәелгән, диварлары пластик панельләр белән тышланган.

Программа кысаларында “Колос”та 17 миллион 106 мең сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. Ике корпуста капиталь ремонт үткәрелгән, 9 миллион 780 мең сумга төрле корылмалар һәм җиһазлар, техника, 10 миллион сумга йөз баш токымлы таналар алынган, 2 миллион 900 мең сумга ферма территориясе төзекләндерелгән, асфальт түшәлгән. Шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын яңарту программасы буенча 12 миллион 747 мең сумга ике “Полесье” комбайны, “МТЗ-82” тракторы алганнар.

Фермадагы яхшы климат малларның продуктлылыгына да уңай йогынты ясый.  Биредә 570 баш мал асрала, көненә 27 центнер сөт савыла, аның 22 центнеры литры 14 сум  15 тиен белән Нефтекама сөт заводына озатыла. Ел башыннан 128  тонна сөт җитештергәннәр, бу күрсәткеч, узган елдагы белән чагыштырганда, 78 тоннага күбрәк.

— Коллективта илле кеше эшли, барысы да тырыш-уңганнар. Механизаторлар Эдуард Степанов, Александр Михайлов, савучылар Ирина Александрова, Вера Сәйфуллина, Нина Ираева, бозау караучы Наталья Кузьмина, мал караучы Иван Байдуков — хуҗалыкның горурлыгы, таянычы, — ди Илгиз Фәрвәзетдин улы хуҗалык уңганнары турында.

Артык тыйнак кеше буларак, ул ферма мөдире, шушы эшләрне башкаруда иң алдан янып йөрүче улы Илдар Сираев турында бер сүз дә әйтмәде. Яшь булса да, бөтен эшне төптән уйлап, дөрес итеп оештыруы, булдыклылыгы өчен хөрмәт итәләр аны коллективта.

— Белгечләр өчен хуҗалык көче белән берничә йорт салырга ниятлибез. Торак булса, агроном, зоотехник кебек иң кирәкле яшь белгечләрне җәлеп итү дә җиңелрәк булачак, — ди киләчәккә матур планнар белән яшәүче Илгиз Сираев.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»