29.03.2013 - Авыл тормышы

“Герой”лыларның җиңе сызганулы

Бүген игенченең җиңе сызганулы, чөнки язгы кыр эшләре башланырга санаулы гына көннәр калып килә. Чакмагыш районының Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Ваһапов җитәкчелек иткән “Герой” хуҗалыгында да әзерлек тулы куәтенә бара.

Хуҗалыкның 6391 гектар сөренте җире бар, быел шуның 2350 гектарына — ашлык, 2500енә мал азыгы культуралары чәчеләчәк. Орлык тиешле кондициягә җиткерелгән.

“Герой” — орлыкчылыкка мах­суслашкан хуҗалык. Биредә яңа сорт орлык үрчетү  белән шөгыльләнәләр.

— Узган ел корылыклы килү сәбәпле, уңыш бик югары булмады. Шуңа яздан ихтыяҗ зур булачагын күзаллап, көздән уңышның бер центнерын да сатуга чыгармадык. Бүгенге көндә келәт­ләребездә 7-8 миллион сумлык орлык бар. Үзебезгә тәгаенләнгән орлыкны ноябрь башына ук кондициягә җиткереп куйган идек, әле сатуга чыгарасыларын чистарту белән мәшгульбез. Көздән 700 гектарда уҗым культуралары чәчеп куйган идек, уҗымның сакланышы яхшы. Көзен югары уңыш алырга өмет зур, — ди хуҗалыкның баш агрономы Әгъләм Хәмитов.

Ашланган җир генә югары уңыш бирә. Шуны күз уңында тотып, “Герой”лылар соңгы ике елда басуларны ашлауга игътибарны көчәйткән. Мәсәлән, узган елда 20 мең тонна органик ашлама чыгарылган. Быел да шул чама булыр, дип көтелә. Туфракка минераль ашлама кертүгә дә акча кызганмыйлар. Салаваттан — 158, Череповецтан 202 тонна минераль ашлама кайтартылган. Әлегә һәр гектарга 27,5 килограмм туры килә.

— Былтыр бу күрсәткеч 34 килограмм иде. Быел да шуннан киметмәү хәстәре күрелә, — ди хуҗалык җитәкчесе Фәргать Фәрит улы.

Техника паркын яңарту да көнүзәк бурычлардан санала. Елның-елында 6-7 миллион сумлык заманча техника сатып алына. 2011 елда хуҗалык бер —

“К-700”, өч “КамАЗ” үзбушаткычы, былтыр куәтле “Джон Дир” чәчү комплексы, ике “Полесье” ашлык комбайны сатып алган. Быел исә: бер “Т-150” тракторы, ике “Полесье” комбайны, ике “Беларус” тракторы сатып алырга җыеналар.

Заманча техниканың мөмкинлекләре зур. Хуҗалыкның алдынгы механизаторы Фәнүз Гәрәев узган елда куәтле “Джон Дир” тракторында 2716 гектар җир сөргән, ягъни “ДТ-75” маркалы җиде тракторны алыштырырлык эш башкарган.

Язгы кыр эшләрендә барлыгы 40 берәмлек техника катнашуы көтелә. Аларның кайберләрен, тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән, яшьләр дә иярләячәк.

— Быел өченче тапкыр чәчүдә катнашам. Эшкә керү белән өр-яңа “ МТЗ-1221” тракторы бирделәр. Хезмәт хакы начар түгел. Гаиләле кеше буларак, әле йорт салу хәстәре белән йөрим. Хуҗалык җитәкчелеге йорт төзегәндә ярдәм итәргә вәгъдә итте. Шулай булгач, тырышып эшләмәү мөмкин түгел, — ди хуҗалыкның иң яшь механизаторы, 21 яшьлек Ранис Миңнеханов.

Без килгәндә Ранис та, башка механизаторлар кебек үк, техникасын дүшәмбедә узачак техник карауга әзерли иде. Хуҗалык рәисенең сүзләренә караганда, язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың барысының да әзерлеге югары бәя алган. “Иң мөһиме — көннәр уңай торсын, ә без сынатмабыз”, — ди “Герой” уңганнары.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»