20.03.2013 - Авыл тормышы

Яңартылган техникага сорау зур

2012 ел йомгаклары буенча “Башсельхозтехника” пред­прия­тиесенең Чишмә филиалы төрдәшләре арасында иң яхшысы дип табылып, республика Хөкүмәте дипломы белән бүләкләнде. Коллектив, шулай ук, пресс-җыйгычлар җитештерүне җайга салган өчен Мәскәүдә узган “Алтын көз” күргәзмәсенең  алтын медаленә лаек булды.

Чишмә ремонтчылары марканы быел да югары тота. Авыл хуҗалыгы техникасы базарында лаеклы урын биләү максатында предприятиедә яңа төр машиналар чыгаруга юнәлеш алынган. Әйтергә кирәк, озайлы вакытка исәпләнгән бу программа эзлекле үтәлә. Мәсәлән, үткән елда ук “Бобруйскагромаш” заводы белән берлектә трактор арбалары җитештерү турында килешү төзелгән. Аңа ярашлы, яңа агрегат узеллары заводтан Чишмә филиалына китерелә, ә мондагы цехларда исә аны җыю оештырыла. Әлеге вакытта шундый ике берәмлек техника конвейердан төшкән. ТП-10 маркалы трактор арбасы, рамы түбән булу сәбәпле, зур гына өстенлекләргә ия, ул ашлык ташуга да, тирес чыгаруга да җиңел генә җайлаштырыла ала. Шушы ук ысул белән Чишмә ремонтчылары мал азыгы тарату корылмалары җитештерүне дә җайга салмакчы.

— Алдагы планнар зурдан, шуңа күрә эш тә муеннан, — ди Чишмә филиалы директоры Эрнес Кәримов. — Күптән түгел “Ростсельмаш” компаниясе белән “Дон” маркалы ашлык комбайннарын ремонтлау буенча техник хезмәттәшлек килешүе төзелде. Техникага запас частьлар безгә ташламалы бәя белән кайтарылачак, ә бу инде ремонт сыйфатына да, хакларга да зур йогынты ясый. Шулай итеп, мондый хезмәттәшлектән, иң беренче чиратта, ремонтка техникасын безгә китерүчеләр отачак.

Әйе, авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүче эре заводлар белән хезмәттәшлек уңай нәтиҗәләр бирә. Пресс-җыйгычлар җитештерү тәҗрибәсе дә раслый моны. Бу эшкә былтыр алынганнар, филиалда төрле куәттәге һәм модификацияле 200 агрегат җыелган. Әйтергә кирәк, алар тиз арада сатылып та беткән, чөнки хаклары чагыштырмача арзан, сыйфат күрсәткечләре исә завод конвейерыннан төшкән кебек. Агымдагы елда 300 пресс-җыйгыч чыгару планлаштырыла, аларның бер өлешен лизинг буенча сату күзаллана. Яңа техникага заказлар күп кенә. Пресс-җыйгычларны аеруча фермерлар, шулай ук шәхси хуҗалыклар үз итә. Сатып алынган һәр берәмлек техника бәясенең 40 процентын дәүләт субсидияли.

Элегрәк К-700, Т-150 кебек зур куәтле тракторларны ремонтлауга махсуслашкан предприятие эшчәнлек даирәсен шактый киңәйткән. Техник коралланыш, мәсәлән, теләсә нинди маркалы двигательләрне сафка бастыру мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта моторлар ремонтлау цехында аеруча җанлылык сизелә. Язгы кыр эшләренә кадәр егермедән артык двигательне ремонтларга кирәк. Цех җитәкчесе Фаил Яппаров әлеге бурычның үтәләчәгенә шикләнми.

— Запас частьларга кытлык юк, аларны, нигездә, заводлардан кайтартабыз. Белгечләргә килгәндә, бездә алтын куллы осталар эшли, — диде ул.

Машина-ремонт мастерское хезмәткәрләрен иске техникага яңа сулыш өрүчеләр дип исәплиләр. Чынлап та, бирегә китерелгән һәр берәмлек техника яңарып чыга. Мастерскойның бер почмагында Т-150 тракторлары ремонтланса, икенче очында ашлык комбайннары ургычлары төзекләндерелә. Әйткәндәй, ургычларның яңалары да җыела биредә. Соңгы ике елда, мәсәлән, йөздән артык шундый агрегат эшләнеп, кулланучыларга озатылган.

Ике ел элек бөртекле культуралар чәчкечләрен төзекләндерүгә дә керешкәннәр. Машина-ремонт мастерское мөдире Фирдинат Мөслимов әйтүенчә, чәчкечләргә әле үк сорау зур, ә инде кыр эшләре якынлашу белән ул тагын да артачак. Чишмә ремонт предприятиесендә исә мондый ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерү мөмкинлеге бар.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»