14.03.2013 - Авыл тормышы

Симменталь таналар лимузиннарны үз итә

Борай районы хуҗалыклары узган елны уңышлы тәмам­лады. 2012 елның коры килүенә карамастан, 1100 тоннадан ар­тык ит, 11 мең тоннадан артык сөт җитештерелде. Уртача савым 3081 килограммга җитте, маллар саны кимүгә юл куелмады, бозау алу  195 башка артты. Төп көтүгә 549 тана кертелде, аларның күпчелеге токымлы маллар.

 Продукция җитештерүне арттыруга “Урожай”, “Каенлык”, “Колос” кооперативлары, Ленин исемендәге җәмгыять, шәхси эшкуарлар Рәлиф Әлибаев, Илшат Әлетдинов, Данил Баталов, Әфләх Зарипов тоемлы өлеш кертә.

Әлбәттә, уңыш үзлеген­нән килми. Борайлылар фермаларны реконструкция­ләүгә зур игътибар бирә, республикада кабул ителгән “500 ферма” программасы кысасында байтак эш башкарыла. Узган елда “Урожай” кооперативының Борай сөтчелек фермасында  реконструкция үткәрелде. Хуҗалык бу эшкә 10 миллион сум акча юнәлтте. 2011-2013 елларда гаилә фермаларын үстерү программасы нигезендә Данил Баталов токымлы 25 тана сатып алды, фермада реконструкция үткәреп, сөтүткәргеч урнаштырды. Быел мондый мөмкинлектән Хәдим Сафиуллин, Фидаил Сахаев, Мөдәрис Нуртдинов та файдаланмакчы. Яңа Ялдәк авылыннан шәхси эшкуар Әфләх Зарипов сарыкчылыкны үстерү өчен грант алган.

Районда кышлату чорына ныклы әзерлек белән керделәр — барлык фермаларда да ремонт үткәрелде, җитәрлек күләмдә мал азыгы тупланды. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Илдус Габдрахманов әйтүенчә, әлеге вакытта борайлылар көн саен 21,6 тонна сөт җитештерә. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ике тоннага артыграк.

Халыктан сөт җыю да үрнәкле оештырылган. Ел башыннан 60 тоннадан артыграк шәхси ихата сөте кабул ителгән.

Узган елда “Каенлык” кооперативында зур күләмле эш башкарылды, нәтиҗәдә кул көче таләп итүче эшләр күпкә кимеде. Сөтчелек фермасының төп корпусы тулысынча үзгәртеп корылды. Һәм  сыерларны бәй­сез асрау ысулына күчтеләр, шулай ук сөтүткәргеч урнаштырылды. Нәтиҗәдә электән 10-12 савучы башкарган эшне хәзер биш кеше аткара. Савучылар Зилия Свинина, Фәнилә Хафизова, Альбина Таепова үз төркем­нә­рендәге маллардан мул продукция ала.  Мал астындагы тиресне дә трактор этеп чыгара, быел миксер алып малларга азык таратуны да механикалаштырырга исәплиләр. Мондый үзгәрешләр уңай нәтиҗә бирә башлаган да инде. Әлеге вакытта хуҗалыкта узган елдагы белән чагыштырганда көн саен 3 центнерга күбрәк сөт җитештерелә.

Хуҗалыкта ит җитештерү юнәлешендә дә тоемлы эш башкарыла. 2010 елда симменталь токымлы таналар алганнар иде. Аларны лимузин токымлы үгезләр белән каплатып, югары артым бирүче бозаулар алалар.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.

Борай районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»