14.03.2013 - Авыл тормышы

ВТОга безнең җавап - “500 ферма”

Русия үз халкын сөт белән тәэмин итүдә чит ил җитештерүчеләренә бәйле булып калмасмы, дигән сорау актуальләшә бара. 2012 ел бу җәһәттән аеруча катлаулы булды. Русия Беларусь белән Таможня берлегенә керде. Мәгълүм булуынча, бу ил үз аграрийларына башка дәүләтләр зур ярдәм күрсәтә. Әйтергә кирәк, узган елда Русия сәүдә базарына кертелгән арзанлы Беларусь сөтенең күләме 20 процентка арткан. Ә инде илебезнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО)га керүе сөт продукциясе импортын янә 20 процентка арттырды. Шул ук вакытта бездә сөтне сатып алу бәясе кискен кимеде. Узган елгы корылык күпчелек төбәкләрдә сөт җитештерүне киметүгә китерде.

Илебезнең ВТОга кабул ителүе авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтүне чикли. Башкортстанда әлегә дәүләт ярдәме күрсәтү саклана. Республикада кабул ителгән “500 ферма” программасы моңа ачык мисал. Тик мөмкинлектән файдаланып, хуҗалыклар иске ферма биналарын яңартып өлгерерме?

Республика сәүдә нокталарында әлегә чит илдән кертелгән сөт ризыклары күренми диярлек. Соңгы мәгълүматлар буенча Башкортстанда яшәүче һәркем елына 291 килограмм сөт куллана, ә Русия буенча бу күрсәткеч 30 килограммга кимрәк. ВТОга керүебез иң беренче чиратта терлекчелектә көндәшлек сәләтенә ия продукция җитештерүне таләп итә.

Ни өчен Русиядә сөт җитештерү кыйммәткә төшә, дигән сорауга җавап эзлик. Эре предприятие хуҗасы гына түгел, авыл крестьяны да бүген сөтне сатып алу бәяләренең бик түбән, ә электр энергиясе, ягулык хакларының ифрат югары булуын билгели. Фәкать шул сәбәпле сөт җитештерү табыш китерми. Италия белән чагыштырыйк. Биредә сөтнең литры 0,38 евро тора, ягъни, бездәге дәрәҗәдә. Ә менә электр энергиясенә бәя бездәгедән 2,7 тапкыр, ягулык хаклары 2 тапкыр югарырак. Сөт җитештерүчеләргә дәүләт тарафыннан бернинди дә ярдәм күрсәтелми. Италиядә һәр сыердан елына уртача 10-12 мең литр сөт савып алуга ирешәләр. Ә Русиянең күпчелек төбәкләрендә бу күрсәткеч 5 мең килограммга да җитми. Әлеге чагыштырудан гади генә нәтиҗә ясарга була: Италиядә токымчылык эше азыкның сыйфаты яхшы һәм терлекчелектәге технологияләр фәнгә нигезләнгән.

Башкортстан сөт җитештерү һәм куллану буенча Идел буе федераль округында беренче урында. “500 ферма” программасы сөт җитештерүдә генә түгел, ә авылның социаль-икътисади йөзен яхшыртуда да мөһим роль уйнарга тиеш. Узган елда кабул ителгән һәм биш елга исәпләнгән документ кимендә 500 ферманы реконструкцияләү һәм элекке иске биналарны яңартып, мал белән тутыру бурычын куя

— Программага керү өчен җитештерүче статусы алу гына аз. Хәзер сөтчелек фермасын модернизацияләү һәм реконструкцияләү зарурлыгы турында аудитор бәяләмәсе дә кирәк булачак. Әлбәттә, бизнес-планга да таләпләр артты. Аңа ярашлы, савым сыерлары саны һәм продуктлылык ел саен кимендә 4 процентка артырга, һәр йөз сыердан уртача 84 бозау алынырга тиеш. Бизнес-планда фермаларны модернизацияләү һәм реконструкцияләү белән бергә, авыл хуҗалыгы техникасы, сөтчелек җиһазлары һәм токымлы мал сатып алу, силос-сенаж корылмалары төзү каралырга тиеш. Әлеге шартларны үти алмаган очракта “500 ферма” программасында катнашу турында сүз дә алып барып булмый, — диде авыл ху-җалыгы министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов күптән түгел Авыргазы районында үткән киңәшмәдә.

Әлеге очрашуның Авыргазы районында үтүе очраклы түгел. Узган елда биредәге “Урожай” һәм “Дружба”хуҗалыклары республикада беренчеләрдән булып “500 ферма” программасында катнашырга теләк белдергән иде. Төбәк киңәшмәсендә катнашучылар “Дружба” токымчылык заводы” хуҗалыгы тәҗрибәсе белән якыннан танышты.

Биредә сыер маллары саны 3500 башка җиткән, шуның бер меңе — савым сыерлары. Болардан башка 260 баш ат асрала. Терлекләр җиде фермага бүленгән. Хуҗалыкта терлекчелек биналары саны 50дән артып киткән. Билгеле, боларның һәммәсен дә төзек тоту өчен ел саен байтак акча сарыф ителә.

— “500 ферма” программасында катнашу теләге зур булса да, башта икеләнеп тордык. Әмма дәүләт ярдәме белән мөһим мәсьәләне хәл итү өчен кайчан тагын шундый мөмкинлек туар иде — билгесез. Июль аенда сыер малы асралган ике бинаны реконструкцияли башладык. Бу — иске җиһазларны алыштыру гына түгел, ә сөт җитештерүне заманча технологиягә күчерү, яңа техника сатып алу, терлекчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту. Проектны тормышка ашыру өчен 23,8 миллион сумнан күбрәк акча тотындык. Сигез миллион сум банк кредиты алдык. Барлык чыгымнарның 34,8 процентын, ягъни, 8,3 миллион сумын дәүләт кире кайтарды, — ди хуҗалык рәисе Зиләвир Мәкъсүтов.

Саннар телендә: “500 ферма” программасы буенча реконструкцияләнгән ике бина 4,5 айда сафка кертелгән. Савым сыерлары саны арткан. Сигез савучының дүртесе башка тармакка күчерелгән, алты терлекчене мал азыгы таратучы бер механизатор алыштыра. Хәзер яңа корпусларда көн саен былтыргы  күрсәткечтән бер тоннага күб­рәк сөт савып алына. Рәис сүзлә­ренә караганда, чыгымнар алдагы 3-4 елда тулысынча капланачак.

Ике ел элек республикада буш торган терлек биналары саны меңгә җитә иде. Ләкин районнардагы барлык буш фермаларны да республика программасына кертеп булмаячак. Анда катнашу өчен фермада ки-мендә 300 баш савым сыеры булу мотлак. Реконструкцияләү эшләре бәясенең кимендә 15 процентын хуҗалык үзе күтәрергә тиеш.

— “500 ферма” программасы гомумән, республикада сөт җитештерүне арттыру белән бергә, йөз-ләрчә авылны саклап калуга, анда яшәүчеләрне эш һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итүгә юнәлтелгән, — ди Фларис Шәйхетдинов. — Иртәме-соңмы, авыллардагы буш фермалар барыбер төзекләнде­релер, маллар кайтарылыр. Әмма киләчәктә дәүләт тарафыннан мондый ярдәм күрсәтеләчәгенә ышаныч аз. Чөнки ВТО таләпләре шундый. Димәк, бүген теләге һәм мөмкинлеге булган һәр аграр предприятие мөмкинлектән файдаланып калырга тиеш. Узган елда республикада 67 хуҗалыктагы ферма бинасын модернизацияләүгә 385 миллион сум субсидия бирелде. Аерым хуҗалыкларга чыгымнарның яртысы диярлек кире кайтарылды. Быел 130дан артык хуҗалык “500 ферма” программасында катнашырга теләк белдерде. Без бу мәсьәләдә район хакимиятләре, авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләренең дә кыюрак булуын теләр идек...

Олег Төхвәтуллин.

Авыргазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»