13.03.2013 - Авыл тормышы

Заманча фермалар - авылның киләчәге

Тәтешле районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Расих Минәҗев, Әмиров исемендәге, “Урожай” һәм  “Танып” хуҗалыклары җитәкчеләре Насыйбулла Хөснетдинов, Айрат Әхкәмов һәм Сергей Хановның министр урынбасары Фларис Шәйхетдиновка (уңнан икенче) сораулары күп булды.Тәтешле районының Әмиров исемендәге кооперативы җирлегендә төбәк киңәшмәсе үтте. Анда “500 ферма» программасында катнашу өчен төп таләпләр һәм агымдагы елга бурычлар тикшерелде. Киңәшмә эшендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, Башкортстанның төньяк районнары авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары, терлекчелек тармагы белгечләре, шушы программада катнашучы һәм бу эшне башларга җыенучы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, техника, корылмалар кайтару, төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты. Киңәшмәне авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов алып барды.

Тәтешле районы — терлекчелек тармагы югары үсеш алган төбәкләрнең берсе. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Расих Минәҗев раславынча, узган елда районда 1 миллиард 500 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, шуның 75 проценты — терлекчелек тармагы өлеше. Былтыр район хуҗалыклары 21079 тонна сөт җитештереп, шуның 19800 тоннасын эшкәртүчеләргә тапшырган. Тапшырылган сөтнең 52 проценты югары сортлы. Әлеге вакытта мал кышлату уңышлы бара. Район буенча көн саен 50 тоннадан артык сөт сатыла. Район терлекчеләре продукция җитештерүне арттыруны заман таләпләренә җавап бирүче яңа технологияләр куллануда күрә. Республикада кабул ителгән “500 ферма” проекты шушы мөмкинлекләргә юл ача һәм районда аңардан нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар.

Узган елда өч хуҗалыкта күләмле эш башланды. Әмиров исемендәге кооперативта, мәсәлән, 400 баш савым сыерын бәйсез асрау, 120 башка исәпләнгән бозаулату бүлеге, 200 бозау сыешлы абзар реконструкцияләү һәм сыер саву блогы җиһазлау планлаштырылган. Әлеге вакытка сыерлар һәм бозаулар өчен мал абзарлары, бозаулату һәм сыер саву бүлекләре әзер, подрядчылар икенче квартал ахырына калган эшләрне төгәлләүне күзаллый. Ленин исемендәге кооперативта һәм “Рассвет” ачык акционерлар җәмгыятендә дә күләмле эш башкарыла. Агымдагы елда Крупская исемендәге, “Урал” кооперативлары, “Дэмен Агрофирмасы” да бу программада катнашу өчен документ әзерлиләр.

Фларис Шәйхетдинов киңәшмәдә катнашучыларны “500 ферма”  проектының төп таләпләре, документлар әзерләү үзенчәлекләре, агымдагы елга планнар һәм узган ел йомгаклары белән таныштырды. Узган елда проектта 67 хуҗалык катнашкан, башкарылган эшләр өчен 380 миллион сум субсидия бирелгән. Шул исәптән Әмиров исемендәге кооператив 14 миллион сум алган. Быел 130 хуҗалык проектта катнашу теләге белдергән. Фларис Рифкать улы документлар әзерләүдә, реконструкция һәм төзелеш эшләре алып баруда юл куелган ялгышлыкларга, җитешсезлекләргә тукталды, аларны бетерү юлларын ачыклады. Ул, шулай ук, проектта катнашу өчен документлар әзерләүдә “ярдәм” итәргә теләк белдерүче мошенниклар барлыкка килүен дә искәртте һәм бу җәһәттән министрлык белән генә бәйләнештә булырга кирәклеген ассызыклады. Министр урынбасары проектта катнашучы кайбер хуҗалыкларда башкарылмаган эш өчен акча алу очраклары ачыклануын билгеләде.

Аксәеттә үткән төбәк киңәшмәсендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, проектны финанслауда катнашучы банклар, фәнни һәм реконструкция-төзелеш эшләре алып баручы оешма-предприятиеләр вәкилләре дә чыгыш ясады.

Киңәшмәнең гамәли өлеше Әмиров исемен-дәге кооперативның “500 ферма” проекты буенча реконструкцияләнгән сөтчелек фермасында үтте.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Тәтешле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»