09.03.2013 - Авыл тормышы

“Ачу сакламыйм, заманы шундый булган...”

Капка төпләре, ихатасы матурлап кардан чистартылган, тышкы яктан ук үзенә тартып торучы өйгә без барып кер­гәндә газ плитәсе янында би­ленә алъяпкыч бәйләгән олы яшьтәге ир заты коймак пе­шерә иде. 93 яше белән баручы Фәтхелислам ага, карчыгы йөри алмаганлыктан, аш, ботка, хәтта коймак та пешерергә өйрәнгән.

Өй эче пөхтә итеп җыеш­ты­рылган, юылган.

...Фәтхелислам аганың яшьлеге бик аянычлы үтә. Әтисенә “кулак” мөһере тагып, гаиләсе белән сөргенгә җибә­рәләр. Ә бит аларның бер савым сыеры, бер яшьлек үгезе, колыны белән бер аты, биш сарыгы, үзләре яшәгән өе, келәте, мал абзары гына булган. Кеше хезмәтен файдаланмыйча, үз көчләре белән дөнья көтеп ятканда Чакмагыш район Советы карары белән бөтен милекләрен, өс киемнәрен, савыт-сабаларын, кашыгын да калдырмыйча алып чыгып китә­ләр, үзләрен, өч баласы белән арбага төяп, Себергә сөрәләр. Бу 1930 елда була. Иң өлкәне Фәтхелисламга —10, бер сеңле­сенә — 7, икенчесенә 4 кенә яшь тулган. Уфаның Сталин районындагы баракларга китереп тутыралар: 30 барак, һәрбер­сен­дә 30 бүлмә, үзәккә үткән салкын, түбәсеннән су ага. Шундый шартларда озак та үтми төпчекләре вафат була.

Авылда яшәгән чакта ук Фәтхелисламны “кулак малае” дип укырга алмаган булалар. Шул яшеннән үк “кулак” ярлыгы белән яши башлый.

— Шунысы әйбәт булды, — дип искә ала Фәтхелислам ага, — безнең кебекләр өчен махсус мәктәп бар иде. Ун яшемдә беренче сыйныфка укырга кереп, дүрт елда җиде классны Мактау грамотасы белән тәмамладым. Бу документ белән техникумнарга имтихансыз кереп була иде, ләкин “кулак” тамгасы булгач, ике техникумнан куып чыгардылар...

Аннары ул Уфадагы урманчылык техникумына кереп укый башлый. Ике елдан Бөек Ватан сугышы башлана. Фәтхелислам фронтка җибәрүләрен сорый, ләкин яман тамгалы егеткә ышанмыйлар. 1942-45 елларда хезмәт армиясендә Чиләбедә махсус төзелешләрдә эшли. Кызыл Армиядә бер генә ел булып кала, аннан соң 20нче елгыларны демобилизациялиләр.

Ниһаять, ничә еллар буе сагынган туган авылы Йонныга 1946 елда кайтып төшә. Әнисе, әтисе, сеңлесе сөргеннән 1944 елда кайткан булалар. Өй урынында бер казык та калмаган, ферманың өчкә өч  метрлы өендә өч кеше яши башлыйлар. Әтисе сөргендә бик каты авырганлыктан, авылына кайтып бер ел торгач та вафат була.

Фәтхелислам кайту белән эш эзли, район мәдәният бүлегенә өлкән инспектор булып урнаша. Йонны китапханәсе һәм клу­бының мөдире булып эшләүче Кужбахты авылы кызы Вәҗиһә Бәдертдинова белән кавышып никахлашалар һәм хатыны торган фатирда яши башлыйлар. Бер-берсен аңлашып, килешеп яшәгәч,  тормышлары җайланып китә, өй төзиләр, мал асрый башлыйлар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр, өчесенә дә музыкаль белем бирәләр. Өлкән уллары Ришат джаз музыкасы иҗат итә, Германиядә укытучы булып эшли. Кызлары Вәзилә дә музыка буенча укытучы, ә кече уллары Айрас өздереп баянда уйный, бүген ул — әти-әнисенең төп ярдәмчесе.

Вәҗиһә апа үзе дә сәнгать кешесе, Уфада художество-театр техникумында укып, Дүр­төйле колхоз-совхоз театрында артистка булып эшли. Сугышка кадәр Лаяшты, Йонны мәктәп­ләрендә укытучы булып эшлә­гәндә дә пьесалар сәхнәләш­терәләр.

Фәтхелислам Шәйхелислам улы 1947 елдан Йонны төп мәк­тәбендә урыс теле һәм әдә­бияты укытучысы булып эшли башлый. Бер үк вакытта Бөре педучилищесында, аннары Бөре укытучылар институтында читтән торып укый. Пенсиягә чыкканчы туган авылыннан китми, эшен яратып башкара, аны укытучылар да, ата-аналар да, балалар да ярата, хөрмәт итә.

— Җитмеш ел буе иңемдә нахак исем йөртсәм дә, күп кенә яхшылыклардан мәхрүм ителсәм дә, үкенмим, беркемгә дә ачу сакламыйм, заманасы шундый булды, — ди Фәтхелислам ага.

И, язмышым, үпкәләмим сиңа,

Әче булды синең җимешең.

Давылларга төреп, илдән сөрдең —

Тәңрем миңа биргән өлешем, —

дигән шигырь юллары белән күргән михнәтләрен тасвирлый.

Ул үсмер вакытыннан ук шигырьләр яза. Яшь вакытларында хурлыклы ярлыгы булганга, сәләтен үстерү, тулысынча ачылып китү мөмкинлеге булмый. Гомер буе туган авылын, туган районын, аның хезмәт сөюче кешеләрен  мактап, тирән хисләрен шигырь юлларына сала.

Сез күрегез бүген Илеш җирен,

Нинди юмарт аның кырлары!

Хезмәтендә җиң сызганып алган,

Эшкә күндәм ул һәм кызлары, —

дип горурлана ул “Килеп чыксаң Илеш якларына” дигән шигы­рендә. Икмәккә, фидакарь хез­мәткә дан җырлый, табигать матурлыгына соклана.

Фәтхелислам  ага 93 яшендә дә зиһенле, ачык фикерле, әле дә шигырьләр, җырлар иҗат итә. Менә күптән түгел генә язган җыры, ул аны  “Туган җиркәем — туган илкәем” дип атаган.

Әнкәем кебек кадерле

Аваз салган җиркәем.

Тирә-якларны яктыртып,

Яшә, туган илкәем!

 

Йөрәк түремдә урының,

Тәпи баскан җиркәем,

Бәрәкәтле нурың сибеп,

Яшә, туган илкәем!

 

Гомерлеккә исем биргән

Миңа туган җиркәем.

Кояш яктылыгын тоеп,

Яшә, туган илкәем!

Сәяси золым корбаннарын аклау турында 1991 елда закон чыккач, Фәтхелислам аганың өстеннән авыр йөк төшкәндәй була, дәртләнеп яза башлый. 2001 елда “Илешем — алтын бишегем” дигән шигырьләр җыентыгы чыга.

Ул авылдашларына изгелек эшләргә ярата. Реабилитация  башлангач, гариза, запрос язуын сорап, бик күпләр килә, барысына да ярдәм кулы суза.

Эш дәверендә “Хезмәт ветераны”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә, төрле елларда БАССР мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә делегат булып катнаша, шәһәр һәм авыл хәбәрчеләренең республика конференциясенә делегат булып бара.

— Бик күп авырлыклар күр­гәнсез, михнәтләр кичер­гәнсез, ничек озын гомерле була алдыгыз? — дип сорамыйча булдыра алмадым.

— Мин гомер буе җәяү йөр­дем, Йонныдан Яркәйгә көн саен диярлек җәяү бардым. Начар гадәтләрем булмады. Эш яратам, — дип ихлас елмаеп җавап бирде Илеш районының абруйлы укытучысы, патриот-шагыйрь, мәгариф ветераны Фәтхелислам ага.

Сәрия Сафиуллина,

мәгариф ветераны.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»