28.02.2013 - Авыл тормышы

Малчылык тармагы - төп керем чыганагы

Савучылар Айсылу Шәрипова, Әнфисә Сафина, бозау караучы Фәйрүзә Нурмөхәммәтова, мал караучылар Өлфәт Даутов, Дамир Нуркаев.Республиканың төньяк районнарында авыл хуҗалыгының икъдисади хәле малчылык тармагы үсе­шенә, бигрәк тә күпләп сөт җитеш­терүгә бәйле. Бу җәһәттән Балтач районы да искәрмә түгел. Шуңа монда сөт җитештерүне елдан-ел арттыра баралар. Бер үк вакытта аның сыйфатына да игътибар зур.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Данис Закиров әйтүенчә, узган елда кулланучылар базарына чыгарылган сөтнең 15 проценты — югары категорияле, калганы беренче сортлы булган. Район хуҗалык­ларында 10518 тонна сөт җитеш­терелгән һәм ул 2011 елдагыдан биш процентка артыграк. Бер сыерга алынган продукция күләме дә җиде процентка арткан һәм 3952 килограмм тәшкил иткән. Корылыклы елда мондый күтәрелешне тәэмин итү өчен күп көч салынды, ныклы мал азыгы базасы тупланды, фермалар яхшылап ремонтланды. Узган елда 150 баш токымлы тана сатып алдылар, үзләре үстергәне дә байтак. Бу эш быел да дәвам итәчәк.

 “Луч” җәмгыятендә керемнең 91 проценты малчылыктан, зур күп­челеге сөт сату исәбенә алына. Узган елда тармак җәмгыять кассасына 19 миллион 552 мең сум акча керүне тәэмин итте. Былтыр җәм­гыятьтә уртача савым 4124 килограмм булды. Быел да чигенергә исәпләре юк. Ике сөтчелек фермасында да суыткыч урнаштырылган. Җәмгыять директоры Фердинанд Арсланов әйтүенчә, киләчәктә тармакны үстерүдә тагын бер зур адым ясарга ниятлиләр. Быел Түбән Сикияз сөт­челек фермасында, “500 ферма” программасы кысаларында, реконструкция үткәрүне планлаштырганнар.

Җитәкче җәмгыятьнең уңышын­да игенчелек, терлекчелек тармакларында эшләүчеләрнең тырыш хезмәт өлешен ассызыклады. Савучылар Вәзилә Газизова, Гөлфая Хәсбиева, Ирина Тимерәева үз төркемнәрендәге һәр сыердан уртача 4744-4400 килограмм сөт савып алуга ирешкән. Айсылу Шәрипова, Әнфисә Сафина да алардан калышмый. Мал караучылар Марат Аллаяров, Вадим Шәймөхәммәтов, Рөстәм Газизов, Филүс Насыйбуллин, Зәбир Сәлимгәрәевның тырышлыгы да гомум нәтиҗәдә чагылыш таба. Җәйгелектә — басуда, кышкы айларда фермада эшләүче механизаторлар Рәфит Рәхимов белән Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Җәмил Сафин малларны уңышлы кышлатуга зур өлеш кертә.

Хуҗалыкта төп көтүне даими яңартуга да күп көч салына, Ташлы-Елга фермасында токымлы таналар үстерәләр. Узган елда  алар­ның йөздән артыгы төп көтүгә кушылды. Бу эшне Фларит Нуркаев бе­лән Эдуард Вәлиев зур җа­ваплылык белән башкара. Бозау караучылар Рузилә Хәйдәршина, Фәй­рүзә Нурмөхәммәтова, мал караучы Өлфәт Даутов сәламәт маллар үстерүгә көчләрен кызганмый.

Җәмгыятьтә дә эш кешесенә, авыл халкына көнкүрештә төрле уңайлыклар булдырырга тырышалар. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Халыкка печәнне дә рулоннарга төреп китереп бирәләр, теләгән кешеләргә үгез бозаулар да сатыла.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Балтач районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»