21.02.2013 - Авыл тормышы

Җаваплы чорда техника сынатмас

– Дүртөйле районының авыл эшчәннәре язгы чәчүгә узган елның көзеннән үк әзерләнә башлады. Урып-җыю эшләре тәмамлануга ук без тагылма инвентарьне ремонтлауга тотындык. 1 декабрьгә бу эш тәмамланды, — ди  авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Радик Гыйлемханов.

Гомумән, Дүртөйле районында техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау эше нәтиҗәле оештырылган. Шушы максатта даими рәвештә семинар-киңәшмәләр үткәрелә. Узган елның октябрендә шундый семинар “Уңыш” хуҗалыгы базасында үтте. Ноябрь аенда исә Дүртөйле районында техниканы кышкы саклауга куюга һәм ремонтлауга багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды. Дүртөйлелеләрнең эш тәҗрибәсе үрнәк итеп куелды.

Бүген  авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны ремонтлау бара.

— Ремонтчыларга уңайлы эш шартлары тудыру – көнүзәк бурычларның берсе. Кышкы чорда машина-трактор мастерскойлары, нигездә, утын һәм күмер ягып җылытыла. “Киров”, “Ленин”, “Чишмә” токымчылык заводла­рында исә МТМларны табигый газ ягып җы­лы­та­лар, — ди Радик Заһит улы.

“Чишмә” токымчылык заводының машина-трактор мастерскоенда да чисталык һәм пөхтәлек. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Шофер Рөс­тәм Сибәгатуллин белән слесарь Петр Оскин “КамАЗ” машинасын ремонтлый, токарь Рамил Гайсин мал азыгы хәзерләү ком­байнының сынган детален кырса, тракторчылар Са­бирҗан Сибә­гатуллин белән Рәфит Саматов “ДТ—75” тракторын төзеклән­дерәләр.

 — Быел 45нче чәчүгә чыгарга әзерләнәм. Техни­камның бер елны да сынатканы булмады, — ди Са­бирҗан ага.

— Сезгә алмашка килер­дәй яшьләр бармы соң? — дип кызыксынам тәҗрибәле механизатордан.

— Соңгы елларда яшь­ләребез авылда күпләп кала башлады. Яшь механизатор Роберт Ганиев әнә шундыйлардан, — диде ул, янәшә­сен­дә “МТЗ-82” тракторын ремонтлаучы егеткә күр­сәтеп.

Робертның төп эше — ”МТЗ-1221” тракторында фермадан тирес чыгару булса, буш вакытында ул МТМга механизаторларга ярдәмләшергә килә икән.

— 23 яшьтә генә булса да, техниканы биш бармагы кебек белә. Шуңа “МТЗ-82” тракторын ремонтлауны аңа ышанып тапшырдык, — ди хуҗалыкның баш инженеры Фәдис Закиров.

Фәдис Рәис улы үзе дә яшь белгеч, хуҗалыкта алтынчы ел эшли.

— “Чишмә” токымчылык заводы — яшь белгечләр саны буенча районда лидерлар исәбендә. Барыбыз да диярлек авыл җирендә эшкә калган яшь белгеч­ләр­гә дәүләт ярдәме программаларында катнашабыз. Бер сүз белән әйткәндә, авылда калуыбызга сөенеп бетәлмибез, — ди ул.

— Бүгенге көнгә чәчүдә катнашачак техниканың 80 проценты әзерлек сызыгына куелды. Элекке инженер буларак, бу мәсьәләгә дә аерым игътибар бирәм, — ди хуҗалык рәисе, Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хез­мәткәре Кәрим Рәкыйпов.

— Узган елның 1 декабренә 9 культиватор, 9 тырма, 5 чәчү, 4 катоклау агрегаты ремонтлап куелды. Бүген машина-трактор мастерскоенда төрле маркалы 10 трактор, 3 йөк машинасы төзекләндерелә. Билге­ләнгән вакытка аларның барысы да сафта булачак. Моның өчен хуҗалыкта эшче көчләр дә, запас частьлар да җитәрлек, — ди баш инженер.

Һәр елны районда язгы чәчүдә һәм урып-җыюда катнашачак техниканың төзек­ле­ген тикшерү “Чишмә” хуҗа­лыгыннан башлана икән. Быел ул 22 мартка билгеләнгән. Шуңа кадәр барлык техниканы ремонтлап бетерү өчен чиш­мә­леләр җиң сызганып  эшли.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Дүртөйле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»