Фоторәсемнәрдә - журналистларыбыз

“Бүрене аяклары туйдыра”, диләр. Моны гәзит хәбәрчеләренә карата да әйтеп була. Җәйге челләләрдә дә, кышкы чатлама салкыннарда да, язгы-көзге пычракларда да алар һәрчак юлда. Журналистларга редакция автомобилендә генә түгел, маршрут автобусында, поездда, мотоциклда, атта озын юллар үтәргә, җәяү атларга, хәтта көймәдә йөзәргә туры килә. Бик күп кешеләр турында язалар, фотохәбәрче белән бергә аларның рәсемнәрен гәзит битләрендә бастырып чыгаралар, әмма журналист үзе кадр артында торып кала.

Шулай да фотообъективка кайчак журналистлар үзләре дә эләгә. Һәм истәлек өчен фоторәсем барлыкка килә. Алар, гадәттә, гаилә альбомнарында саклана, кайберләре матбугат һәм әдәбият тарихы буенча хезмәтләрдә иллюстрация буларак файдаланыла, музей экспонатлары арасында урын ала.

Бүген гәзит укучыларыбыз игътибарына шундый берничә рәсем тәкъдим итәбез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»